Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Тормыш яме - хатын-кыз"

 Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфта укучы кызлар өчен "Тормыш яме - хатын-кыз" тематик кичәсе үткәрелде. Кызлар рус һәм татар телендә бишек җырлары җырлады, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, "әни", "хуҗабикә" ролендә үзләрен сынап карадылар.