Иң татлы тел- туган тел
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 3нче сыйныф укучылары белән “Иң татлы тел- туган тел” интеллектуаль уен үткәрелде.
Уен барышында укучылар табышмакларга җавап бирделәр, русча сүзләрне татарчага тәрҗемә иттеләр, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.