Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Есть такая профессия – Родину защищать

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  Түнтәр авыл китапханәсендә“Есть такая профессия – Родину защищать” тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә  “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Батырлар китабы”, Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллинның “Дорогами победы” китаплары куелды. Күргәзмәгә Рәфхәт абый Зариповның “Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога” исемле китабы да куелды. Әлеге китаптан укучылар армиядә хезмәт итеп кайткан һәм бүген хезмәт итүче авылыдашларыбызның хәрби формада төшкән фотолары белән таныша ала.