“Җир бизәге – туган авылым”
Туган авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән Түнтәр авыл китапханәсе балаларга “Җир бизәге – туган авылым”
экскурсиясе оештырды. Чарада балалар белән Авыл чишмәсендә булдык, күпер өстеннән елганы карадык, кышкы бизәкләргә төренгән авылның матурлыгын күрдек.