Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите”

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары белән “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” хәтер дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучыларга тыныч халыкка төшкән вакыйгалар,халыкның ныклыгы, батырлыклары турында сөйләнелде. Балаларга һәм өлкәннәргә карточка системасы буенча бирелгән блокада икмәгенә аерым игътибар бирелде. Соңыннан балалар куллары формасында кәгазьне кисеп, шул кәгазьгә икмәкне кадерләр өчен нәрсә эшләячәкләре турында яздылар.