Халыкара "Рәхмәт" көне
11 гыйнвар - Халыкара "Рәхмәт" көне. Шул уңайдан югары сыйныф укучылары белән чара үткәрдек. Чарада Хәкимҗан Халиковның "Якты сүз" шигыре укылды, "Рәхмәт" сүзенең зур көчкә ия булуы турында сөйләнде. Бер-беребезгә рәхмәтле булырга өйрәндек. Укучылар әти-әниләренә нәрсә өчен рәхмәтле икәннәрен кәгазьгә язды, күзләрен йомып үзләренә "Рәхмәт" әйтте, аннары түгәрәккә басып ян-яктагы күршеләргә "Рәхмәт" әйттек. Чараны оештырырга булышканнары өчен сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга Рәхмәт!