Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Яңа елда бергә булыйк"

Кышкы каникул чорында балаларны китапханәгә җәлеп итү өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада балалар төрле пазллар төзеде, кар бөртекләренең - күлегәсен, бияләйләрнең парын таптылар. Аннары кызлар һәм малайлар ике командага бүленеп җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. Команда капитаннары Сутеевның "Ёлка" әсәрен укып сорауларга җавап бирделәр. Көчләр тигез булды, дуслык җиңде.