"Бүләк итик күңел җылысын"
1-10 декабрь инвалидлар Декадасы дәвам итә. 3нче һәм 6 сыйныф укучылары,мәктәбебез укытучылары белән авылдашыбыз Рияз янында булып кайттык. Укучылар Риязга шигырьләр сөйләде,биеп-җырлап алдылар,Рияз үзе дә кушылып җырлады. Китапханәдән журналлар алып килдем. Чара өчен әти-әнисе рәхмәт әйтте, Риязга да ошаган. Рәхмәт киң күңел,якты йөз белән кабул иткәннәре,улларын карап, тәрбияләп торганнары өчен. Хәерле гомер телибез аларга.