Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Безне адәм иткән — уку, Адәмне алга илткән — уку”

Түнтәр авылы китапханәсендә, Россиядә китап уку көне кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку” дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрелде. Балалар китапның килеп чыгышы, китапның үзгәрү тарихы белән таныштылар. Китап киштәләреннән үзләренә ошаган әсәрләрне алып укыдылар. Китап турында мәкаль, әйтемнәр белән таныштылар.