Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Әби-бабаема– бүләккә”

“Әби-бабаема– бүләккә”
Алтын көз айларына аяк бастык. Бакчадагы эшләр тәмам,ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй озынына көч салган тырышлыгыңны барлау мәле ул. Чәчләренә чал төшкән өлкән яшьтәге әби-бабайларны да көз белән чагыштыру ялгыш булмас. Муллык ае көз сыман алар бай тормыш юлы үтеп, үрнәк алырлык тәҗрибәгә ия. Еллар буе барлаган акыл-гыйлемнәре белән алар безнең өчен кадерле.Балалар тәрбияләп аякка бастырган, төрле өлкәләрдә көч салып, үзенең тырышлыгы һәм хезмәте белән хөрмәт яулаган, гаиләсендә һәм эшендә үрнәкле булган әби-бабайларга багышлап, балалар бакчасы балалары белән “Әби-бабаема– бүләккә” исемле открытка ясау мастер-класс үткәрелде. Балалар бик кызыксынып бүләкләрен ясадылар һәм әби-бабайларын сөендерделәр.