Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Интернет киңлегендә”

1-4 сыйныф укучылары өчен “Интернет киңлегендә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучылар интернет барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Үзендә яшеренгән куркыныч һәм шулай ук файдалы яклары турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәбез видео карау, онлайн-викторина сорауларына җавап бирү, интернет төшенчәләре белән бәйле ребуслар чишү белән үрелеп барды.