"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа”
6 сентябрь-китап уку көне. Бәйрәмнең рәсми статусы юк. Ләкин ул инде безнең илдә ныклап урнашкан. Әлбәттә, хәзерге дөньяда барлык әсәрләр диярлек экранда күрсәтелгән һәм кайберләрен хәтта аудиоформатта да тыңларга мөмкин, әмма тере китапны укуны әлегә кадәр бернәрсә дә алыштыра алмый. Китап-бөтен дөнья кешеләре өчен белем, зирәклек, илһам һәм күңел ачуның алыштыргысыз чыганагы. Шуңа күрә ел саен 6 сентябрьдә Халыкара китап уку көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2010 елда 1818 елның бу көнендә туган Россия язучысы Иван Тургенев хөрмәтенә билгеләнгән. Китапханәдә китап укулар оештырыла.
Түнтәр авылы китапханәсе, китап уку көне кысаларында, балалар бакчасында "Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китапның килеп чыгышы, китапның үзгәрү тарихы белән таныштылар. Китап турында мәкаль, әйтемнәр белән таныштылар.