Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте"

30 июль - Халыкара дуслык көне! Шул уңайдан бүген Түнтәр авылы китапханәсенә йөрүче балалар белән "Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте" дигән тематик сәгать үткәрелде. Балаларга дуслыкның тормышта мөһим урын алуы турында искәртелде. Дуслык турында табышмак, мәкаль-әйтемнәр әйтелде, уеннар уйналды. Дуслык тематикасына караган мультфильм каралды. һәм, ахырдан, яхшы теләкләр теләп дуслык чәчәге ясалды.