Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы”

"Дару үләннәре - сәламәтлек чыганагы" экологик сәгать
Кешеләр электән үк үсемлекләрнең файдалы һәм дәвалау сыйфатын күргәннәр һәм өйрәнә башлаганнар. Шулай итеп дару үләннәре турында күп белемнәр тупланган. Түнтәр авыл китапханәсе балаларга “Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы” экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алдылар. Дәрес азагында "Бу үсемлекләрне син беләсеңме”? табышмакларга җавап бирү уены уйнатылды.