"Хәтер саклый әле күпләрне..."
9 май - Җиңү бәйрәме. Шул уңайдан Түнтәр авылында, һәйкәл янында Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә митинг үткәрелде. Бу чарага авылыбызның сугыш чоры балалары, районыбыз җитәкчеләре килгән иде. Түнтәр урта мәктәбе укучылары килгән кунакларны Җиңү көне белән тәбрикләп чыгыш ясады. Сугышта үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Хөрмәт билгесе буларак, мемориалга чәчәкләр салдылар.