"Табигатьне бергә саклыйк”
Түнтәр авыл китапханәсендә экология белемнәре көне уңаеннан, "Табигатьне бергә саклыйк” дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Китап укучылар белән табигать турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитен саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштек. Балалар табигатьне сурәтләп рәсем ясадылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр, мәкаль- әйтемнәр әйттеләр.