Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Сайрар кошларны каршылап”

Түнтәр авыл китапханәсе Кошлар көненә багышлап балалар бакчасында “Сайрар кошларны каршылап” дигән экология дәресе үткәрде. Чарада күчмә кошлар, кошларның табигатьтәге файдасы турында сөйләнде. Кошларның кайбер төрләренең бик аз калуы турында, закон тарафыннан саклануы һәм Кызыл китапка кертелүен аңлатылды. Балалар белән төрле уеннар уйналды.