Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Китап кыстыргычы ясыйбыз”

Балалар китабы атналыгы кысаларында, Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр балалар бакчасы балаларына “Китапка кыстыргычы ясыйбыз” дигән мастер-класс үткәрде. Чараны сугыш турында китапларны тәкъдим итүдән башладык. М.Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыдык. Аннары китап кыстыргычын георгий тасмасы итеп ясадык. Моның өчен картон, төсле кәгазь, клей һ.б. әйберләр кирәк булды. Балаларга әлеге шөгыль бик ошады.