"Китапларда сугыш хәтере"
Традиция буенча һәр елны язгы каникул көннәрендә илнең барлык китапханәләрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. Быел атна Ватанны саклаучылар елына багышлана.
25 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә әлеге акция кысаларында яшь укучылар өчен "Китапларда сугыш хәтере" дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде. Китапханәче балаларны 1943 елның мартыннан башлана торган әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Кырыс сугыш елларында Мәскәүдә беренче тапкыр балалар китабы көне уздырыла.
Балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, танылган әсәрләрне, язучыларны һәм шагыйрьләрне искә төшерделәр. “Мама, я жив” фильмыннан өзек карадылар. Сугыш тематикасы белән бәйле булган викторина сорауларына, ребусларга, табышмакларга җаваплар бирделәр.