Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Күңелләрнең нуры - шигърият"

21 март - Бөтендөнья шигърият көне бәйрәм ителә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Шул уңайдан Түнтәр авыл китапханәсебалалар бакчасы балаларына әлеге теманы яктырткан "Күңелләрнең нуры - шигърият" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде. Балаларга әлеге көн тарихы, балалар язучылары хакында мәгълүмат бирелде, һәм шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып укылды.