Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Рамазан ае - фазыйләт ае"

Рамазан ае мөселманнар тормышында иң кирәкле һәм мөһим ай. Һәр ел саен барлык мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны бик кадерле кунакны кебек каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар. Мәчетебезгә йорүче апалар белән "Рамазан ае - фазыйләт ае" дигән дини сәгать үткәрелде. Изге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдәләре , ураза бәйрәменең барлыкка килү тарихы һәм аны үткәрү традицияләре искә төшерелде. Уразаның файдасы, аның кешегә тынычлык, сабырлык кебек сыйфатлар бирүе, үз-үзен тәрбияләүгә һәм үз-үзен дисциплиналауга ярдәм итүе турында әйтелде. Әңгәмә барышында катнашучыларга темага кагылышлы төрле сораулар бирелде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.