Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

«Бергә укыйбыз – кычкырып укыйбыз»

5 нче март көнне Түнтәр авыл китапханәсе, Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, «Бергә укыйбыз – кычкырып укыйбыз» марафоны үткәрде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен, хикәяләрен, шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Р.Миңнуллин, М. Җәлил, Л.Шәех кебек авторларның шигырьләре кычкырып укылды. Бергә укулар кызыклы һәм файдалы үтте, һәр укучы үзенә охшаган китапны алды.