Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Түнтәр авыл китапханәсе  сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалау  һәм  начар  гадәтләрне  булдырмауны  өйрәтү  максатыннан,  Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч  сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Балалар сәламәтлек турында табышмакларга җавап таптылар, дару үсемлекләренең файдалыгын белделәр, спорт белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр, физзарядка ясадылар. Балалар сәламәтлек өчен чисталыкның, көндәлек режимның, дөрес туклануның, спорт белән дус булуның кирәклегенә төшенделәр.