“Туган телем – иркә гөлем”
Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханә тарафыннан балалар бакчасында “Туган телем – иркә гөлем” дигән әдәби иртә уздырылды. Чараның төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту; күп милләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.
Чарада укучылар туган тел турында мәгълүмат алдылар, татар теленә, халыкның гореф-гадәтләренә “Без бергә” китабыннан танышу үткәрелде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Чарабыз “Туган тел” җыры белән тәмамланды.