«Татар мәгърифәте даһие»
Түнтәр авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Татар мәгърифәте даһие» әдәби кунак бүлмәсе узды. Укучылар XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр. Китапханәче башкаруында «Әбугалисина”кыйссасының өзекләре яңгырады. Чара азагында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.