Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Дан - хәтер, рәхмәт – хөрмәт елы"

2025 нче ел РФ Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы - “Ватанны саклаучылар елы” дип игьлан ителде. Шул уңайдан, Түнтәр авылы китапханәсе китап укучыларга "Дан - хәтер, рәхмәт – хөрмәт елы" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Авыл халкына китапханә фондыннан Бөек Ватан сугышының төп этапларын, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын сурәтләгән вакыйгалар, шулай ук полководецларның, язучыларның, Бөек Ватан сугышы вакытында яшәргә туры килгән гади кешеләрнең хәрби мемуарлары тәкъдим ителде.