Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Сәламәт – тиңсез хәзинә"

Түнтәр авыл китапханәсе балалар бакчасында балалар өчен "Сәламәт – тиңсез хәзинә" дип исемләнгән әңгәмә үткәреде. Чара барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Чара азагында балалар белән бергәләп иртәнге зарядка ясадык.