“Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль –сүзнең җиләге”
Түнтәр авыл китапханәсендә татар фольклорын өйрәнү максатыннан “Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль –сүзнең җиләге” дип исемләнгән квиз оештырылды. Чара барышында укучылар «фольклор» төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар. Китапханәче катнашучыларны, уен рәвешендә, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар белән таныштырды. Ә балалар кызыксынып аларны чиштеләр.