“Әдәбиятыбызның ак йөзе”
Язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан Түнтәр авылы китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Ш.Маннурның презентация аша биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда авторның биографик материаллары һәм китапханә фондыннан әсәрләре тәкъдим ителде.