“Күңелле уеннар көне”
Китапханәдә “Күңелле уеннар көне” оештырылды. Балаларга китапханәгә килә торган балалар журналларындагы кроссворд, филворд, рәсем ясау, шулай ук “Фиксики.Викторина” өстәл уены тәкъдим ителде. Өстәл уеннары вакытны күңелле үткәрү чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга,вак моториканы үстерергә дә ярдәм итә. Чарада катнашучылар уеннарда актив катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр.