“Хуш киләсең, Яңа ел!”
Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Әлбәттә инде Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә китерде һәм Яңа елны якынайтты.