“Ватан геройлары: үткәне һәм бүгенгесе”
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең максаты: сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының истәлеген, үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, шулай ук Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары истәлегенә хөрмәт күрсәтү.
Түнтәр авыл китапханәсе укучылар өчен “Ватан геройлары: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталган патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгышы, асылы турында тыңлап үттеләр.