Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Китап шифаханәсе"

Китапханә фондында саклана торган китап, журнал, газета иртәме-соңмы янартуга мохтаҗ була. Китапханәдә еллар узу белән андый китаплар бик куп жыела. Түнтәр авыл китапханәсендә "Китап шифаханәсе" дип исемлэнгэн таушалган китапларны ремонтлау  дәресе үткәрелде. Еллар буена китап таушалырга һәм яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Китап озак яшәсен өчен, аны карап, чистартып торырга һәм дөрес итеп куллана белергэ кирәк. Дәрес барышында кечкенә укучылар таушалган китапларга беренче ярдәм күрсәттелэр.