Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Бүләк итик күңел җылысын"

Халыкара инвалидлар көненә Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Бүләк итик күңел җылысын" дигән игелек дәресе үткәрде. Чараның максаты балаларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның әхлакый сыйфатларын үстерүгә ярдәм итәргә, андый кешеләргә игътибар, кайгырту һәм хөрмәт күрсәтергә өйрәтү. Чара башында балалар инвалидлар көне турындагы мәгълүматны тыңладылар. Балалар изге теләкләр белән кояшка үрелгән куллар төшерделәр, ә кечкенә куллар - бәхетле балачак, дуслык, игелек һәм ачыклык символы ул.