Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Татарстан флагы – туган җирем горурлыгы»

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан “Татарстан флагы – туган җирем горурлыгы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче беренче флагның барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр һәм энтузиазм белән кәгазьдә Татарстан флагы ясадылар, туган төбәкләренә хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәттеләр. Чараның төп максаты: яшь буында милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын берләштерүче символ буларак популярлаштыру.