Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Ана назы - ул мәңгелек”

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – календарьдагы иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки әни һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң якын кеше, әнидән дә олы зат, ана йөрәгеннән дә мәрхәмәтле йөрәк юк. Ничә генә яшьтә булсак та, без һәрвакыт әниләребезнең яратуына, җылы карашына, кайгыртучанлыгына мохтаҗбыз.

Әниләр көне уңаеннан, Түнтәр авыл китапханәсе  Балалар бакчасы балалары өчен “Ана назы -  ул мәңгелек” дип исемләнгән әниләр турында әсәрләр уку кичәсе  үткәрелде. Ә.Бикчәнтәева, Р.Харис, Н.Мадьяров, һ.б. язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде.