“Бердәмлектә безнең көч”
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне.Әлеге көн-Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190 нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме.Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге,төрле милләт халыкларының берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора.
Түнтәр авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Дуслык турында мәкальләрне туры китерделәр, аннары Җир шары рәсемен буяп, “бердәмлек” композициясен ясадылар.