"Где логика?"
Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр урта мәктәбенең 7-10 сыйныф укучыларына "Где логика?" дигән интеллектуаль уен уйнатты.
Командалар төрле сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җаваплар өчен баллар эшләделәр. Кайбер биремнәр гади булып чыкты, ә кайберләре өстендә яхшылап уйланырга туры килде.
Катнашучылар 5 турда көч сынашты : "Найди общее", "Ассоциации"," "Четвертый элемент", "Киноребус" һәм "Классика жанра". Һәр тур зирәклеккә һәм эрудициягә чын сынау булды!
Уен дустанә атмосферада узды. Барлык балалар да уңай хис-кичерешләр алды.