Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

" Укыйм да, уйныйм да”

24 октябрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә " Укыйм да, уйныйм да” башлангыч сыйныф укучылары өчен журналларга пресс-тур дигән чара үткәрелде.

Балалар журналларның барлыкка килү тарихы, журналлар чыгару һәм төзү белән кемнәр шөгыльләнүе, аларның китаплардан нәрсә белән аерылуы һәм вакытлы матбугатта нинди кызыклы нәрсәләр табып булуы турында белделәр. Китапханәче шулай ук һәр журналның билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары булуын аңлатты. Күңел ачу өлеше кроссвордлардан, ребуслардан, конкурслардан, мавыктыргыч биремнәрдән торырга мөмкин.

Балалар журнал яңалыкларын рәхәтләнеп карадылар, үзләре өчен бик күп яңа белемнәр  тупладылар, үзара тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм яраткан вакытлы матбугат чаралары турында сөйләделәр.