«Ак барс эзләре буенча»
22 октябрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 3-4 сыйныфлар өчен «Ак барс эзләре буенча» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
Чара "Ирбиста кунакта» интерактив презентациясеннән башланды. Ул балаларны сирәк һәм серле ерткыч – ак барс белән таныштырды. Укучылар Кызыл китапка кертелгән җәнлекнең биологик үзенчәлекләре, аның яшәү рәвеше һәм яшәү ареалы турында белделәр.
Аннары китапханәче балаларга «Ерткыч мәчеләр»экологик викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Чара «Саян-Шушенск тыюлыгының ак барслары» д/ф карау белән тәмамланды.