"Хушыгыз, кошлар, Хушыгыз!"
12 октябрьдә бөтендөнья күчмә кошлар көне билгеләп үтелә. Октябрь – күпчелек кошларның күчеп китә торган ай. Берәүләр Көньяк илләргә кышларга китә, икенчеләре тигезлектән тауларга күчә һ.б., юлдагы барлык кошларны авырлыклар һәм куркынычлар көтә. Түнтәр авыл китапханәсе тарафыннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Хушыгыз, кошлар, Хушыгыз!" дип исемләнгән экосәгать уздырылды. Балалар бәйрәмнең тарихын белделәр, табигать күренешләре турындагы табышмакларны бергәләп чиштеләр, төрле уеннарда канатлы дуслар турында белемнәрен күрсәттеләр. Балалар кошларга кышны үткәрергә ничек ярдәм итәргә, җимлекләрне нәрсәдән ясарга һәм кышлаучы канатлыларны нәрсә белән тукландырырга икәнлеге турында фикер алыштылар. Чара ахырында кошлар рәсемнәрен буядылар.