"Уку бәйрәме”
Түнтәр авылы китапханәсендә, Россиядә китап уку көне кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Уку бәйрәме” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китапның килеп чыгышы, китапның үзгәрү тарихы белән таныштылар. Китап киштәләреннән үзләренә ошаган әсәрләрне алып укыдылар. Китап турында мәкаль, әйтемнәр белән таныштылар.