"Рәшит Бәшәр - тылсым иясе"
Түнтәр авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең иҗаты һәм тормышына багышланган "Рәшит Бәшәр - тылсым иясе" дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чара Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулуга багышланган. Балалар юбилярның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Авторның «Нәни кунаклар», "Ай кызының зәңгәр чиләге", "Җәй кызы" китапларыннан шигырьләр, хикәяләр укылды. Шагыйрьнең китаплары балаларда хезмәт сөючәнлек, ихласлык, хайваннарга һәм туган табигатькә карата дөреслек кебек сыйфатлар тәрбияли.