«Абдулла Алиш - әкиятче дә, батыр да»
Түнтәр авыл китапханәсе балалар бакчасы балаларына танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 116 ел тулу уңаеннан «Абдулла Алиш - әкиятче дә, батыр да» дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде. Абдулла Алишның тормышы, иҗаты белән таныштылар, аның «Чукмар белән тукмар», «Койрыклар», «Сертотмас Үрдәк» әкиятләрен укыдылар.