“Сәламәтлеккә - сәлам"
Түнтәр авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларына “Сәламәтлеккә - сәлам” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Чара барышында укучылар белән сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше, шәхси гигиена кагыйдәләре, көн режимы, дөрес туклану һәм кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган башка факторлар турында әңгәмә корылды. Балаларга спортзалда физкультминутка үткәрелде.