Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Татарстан – туган илем!"

29 августта Түнтәр авыл китапханәсендә Республика көненә багышланган " Татарстан – туган илем!» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучыларга Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары турында, шулай ук Казан шәһәре тарихы турында  презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында белемнәрен ныгыту максатыннан, викторина сорауларына җавап бирү үткәрелде.