"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа”
6 сентябрь-китап уку көне. Түнтәр авылы китапханәсендә, китап уку көне кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китапның килеп чыгышы, китапның үзгәрү тарихы белән таныштылар. Китап киштәләреннән үзләренә ошаган әсәрләрне алып укыдылар. Китап турында мәкаль, әйтемнәр белән таныштылар.