"Тормыш тамчысы"
3 сентябрьдә Түнтәр авыл китапханәсе укучылар белән «Тормыш тамчысы» Бөтенрәсәй акциясенә кушылдылар. Бу көн террорга каршы көрәш көне. 2004 нче елда булган коточкыч терактта һәлак булучыларны искә алу көне. “Тормыш тамчысы” акциясе аллы-гөлле чәчәкләргә учлап су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү. Беренчедән, өч көн буе сусыз тилмергән Бесландагы террор акты корбаннарын искә алу булса, икенчедән, бу тамчылар фаҗига вакытында түгелгән күз яшьләрен дә хәтерләтә.