Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Беслан фаҗигасе кабатланмасын!

3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне.
Бу көн 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия Республикасы - Алания) булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Белем көне Беслан халкының күпчелеге өчен кайгы һәм хәсрәт көне була. Бу көнне 1 сентябрьгә багышланган бәйрәм тантанасы вакытында мәктәпкә террорчылар үтеп керә һәм балаларны, әти-әниләрен, укытучыларын әсирлеккә алалар. Өч тәүлек сусыз һәм ризыксыз 1128 кеше бандитларда әсирлектә була.
Коточкыч теракт барышында 350 дән артык кеше һәлак булган һәм 500 дән артык кеше яраланган.
Бесландагы вакыйгалар - ул Россиянең һәм башка дәүләтләрнең барлык халкы өчен уртак фаҗига. Террорчылыкка каршы көрәш көнендә россиялеләр террорчылык актлары барышында һәлак булганнарның барысын да искә алалар.
Бүген китапханә Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен "Беслан фаҗигасе" темасы астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада , 20 ел элек Бесланда булган коточкыч вакыйга турында сөйләнде, балалар белән саклык чаралары турында әңгәмә корылды.