“Сәламәтлек – үзебезнең кулларда!”
Түнтәр авыл китапханәсендә балаларга “Сәламәтлек – үзебезнең кулларда!” дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Укучылар белән балигъ булмаганнарның хокуклары, җаваплылыгы, зарарлы гадәтләргә тискәре караш, сәламәтлек өчен аеруча куркыныч гадәтләр турында әйтелде. Үз гамәлләре өчен җаваплы карар кабул итә белергә чакырылды. Балалар белә төрле уеннар уйналды.